Һарри Поттер һәм Фәлсәфәче ташы

Һарри Поттер һәм Фәлсәфәче ташы

«Һарри Поттер һәм Фәлсәфәче ташы»ның тексты, ниһаять, әзер. 1997 елда нәшер ителгән бу романның татарчага тулы тәрҗемәсе 20 елдан соң электрон китап сыйфатында дөнья күрде.

Рәхим итеп укыгыз, дуслар!

Һарри Поттер һәм Фәлсәфәче ташы — pdf

Фәлсәфәче ташы — pdf, fb2, epub

 

Гарри Поттер на татарском скачать, гарри поттер татар телендә, гарри поттер на татарском читать, 

Тәрҗемәчеләр командасына кушыл!

Тәрҗемәчеләр командасына кушыл!

Һей! Искиткеч яңалык! Без тәрҗемәчеләр командасы туплыйбыз!

Безнең максат — 2017 елның маена «Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» китабын тәрҗемә итеп, интернет-кулланучыларга тәкъдим итү. Моның өчен инглизчә һәм татарча бик яхшы белгән тәрҗемәчеләр кирәк.

Хезмәт ничек бәяләнә

Бу хезмәт — ирекле, аның өчен хезмәт хакы/гонорар түләү каралмаган. Шулай да, бу эш сезгә 3 төрле рухи нәтиҗә китерә алачак:

1. Тәрҗемәнең уникаль юнәлешендә үзегезне сынау мөмкинлеге.

2. Эш барышында кабатланмас тәҗрибә туплау.

3. Татар балалар әдәбияты тарихында исемегез калу.

Эш күләме — тәрҗемәчеләр санына карап.

Командага ничек эләгергә соң?

1. Үзегез белән таныштырыгыз: https://vk.com/gim84380284 яки bez@giylem.pro
2. Сабырлык белән бездән җавап хатын көтегез.
3. Без җибәргән биремне үтәгез.
4. Әгәр тәрҗемәгез безне канәгатьләндерә икән, сөенегез: сез командада!

Команда әгъзаларының исемлеге 25 декабрьдә игълан ителәчәк.

Тәрҗемәнең үз әдәби мөхәррире булачак, димәк, сыйфат гарантияләнә.

Ихтирам белән

Айдар Шәйхи,

potter.tatar мөхәррире

Һарри Поттер һәм Ләгънәтле бала — татарча тулы текст

Һарри Поттер һәм Ләгънәтле бала — татарча тулы текст

Унтугыз елдан соң… Сигезенче әсәр…

«Һарри Поттер һәм Ләгънәтле бала» пьесасы, беренче һәм икенче кисәкләре белән, ягъни тулысынча, татар телендә. Бушлай.
Йөклә, укы, дустыңа укыт. Тылсым дөньясын татар телендә үзләштер!
«Ләгънәтле бала»ның 1 пәрдәсен укыгыз

«Ләгънәтле бала»ның 1 пәрдәсен укыгыз

Игътибар!

Әлеге текстта хаталар тапсагыз, яки башка төрле тәкъдимнәрегез булса, элемтәгә керегез: bez@giylem.pro

«Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала» спектакленең рәсми сценарий тексты (пьесасы) 2016 елда potter.tatar проекты кысаларында Айдар Шәйхин тарафыннан тәрҗемә ителде.

Әлеге тәрҗемә тексты табыш алу максатында кулланыла алмый.

Йөкләп алып, укыгыз:  Ләгънәтле бала, 1 пәрдә

«Һарри Поттер һәм Ләгънәтле бала» татарчага тәрҗемә ителәчәк

«Һарри Поттер һәм Ләгънәтле бала» татарчага тәрҗемә ителәчәк

1 Сентябрь.

Барлык тылсымчы балалары Һогвартска юнәлгәндә.

Тылсым татар дөньясын да яулап алачак.

Легендар Һарри Поттерның унтугыз ел тынычлыктан соң яна башлаган йөрәге, янә авыртырга тотынган данлыклы ярасы — «яшене», Караңгы Лорд Волдемортның нәсел дәвамчысы турында гайбәтләр артында нинди серләр яшерелгәнен белерсез.

Без вәгъдә бирәбез — сез potter.tatar сайтыннан Һарри Поттер турында яңа әсәрнең татарчага беренче тәрҗемәсен йөкли алачаксыз.

Көтегез!..

«Һарри Поттер һәм Ләгънәтләнгән бала» әсәрен тәрҗемә итикме?

Исән калган сабый өчен!

Исән калган сабый өчен!

Җил, күгелҗем-кара күк астында илаһи тынлыкта яткан Бүрекүз урамы өстеннән исеп, пөхтә итеп кистерелгән куакларны сыйпап үтте. Дөньяда барган серле һәм сәер хәлләр бу тыныч почмакны һәрчак урап узыр иде кебек. Һарри Поттер биләве эчендә боргаланып алды, әмма уянмады. Аның нәни куллары кырыйда яткан хатны кысты. Үзенчәлекле бала булуын да, даны бар дөньяга таралганын да, иртән-иртүк сөт шешәләрен чыгарырга дип ишекне ачкан миссис Дурсльнең ачыргаланып кычкыруын ишетеп уяначагын да, киләсе атналарда ике туган абыйсы Дадлиның аны гел төрткәлисен һәм чеметкәлисен дә белмичә йоклый иде ул. Сабый иң тәмле йокысында булганда, бөтен ил буенча яшерен мәҗлесләргә җыелган кешеләр бәйрәм бокалларын күтәреп, пышылдап кына бер-берсен котлый иделәр:

— Һарри Поттер — исән калган сабый өчен!