Тәрҗемәчеләр командасына кушыл!

Һей! Искиткеч яңалык! Без тәрҗемәчеләр командасы туплыйбыз!

Безнең максат — 2017 елның маена «Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» китабын тәрҗемә итеп, интернет-кулланучыларга тәкъдим итү. Моның өчен инглизчә һәм татарча бик яхшы белгән тәрҗемәчеләр кирәк.

Хезмәт ничек бәяләнә

Бу хезмәт — ирекле, аның өчен хезмәт хакы/гонорар түләү каралмаган. Шулай да, бу эш сезгә 3 төрле рухи нәтиҗә китерә алачак:

1. Тәрҗемәнең уникаль юнәлешендә үзегезне сынау мөмкинлеге.

2. Эш барышында кабатланмас тәҗрибә туплау.

3. Татар балалар әдәбияты тарихында исемегез калу.

Эш күләме — тәрҗемәчеләр санына карап.

Командага ничек эләгергә соң?

1. Үзегез белән таныштырыгыз: https://vk.com/gim84380284 яки bez@giylem.pro
2. Сабырлык белән бездән җавап хатын көтегез.
3. Без җибәргән биремне үтәгез.
4. Әгәр тәрҗемәгез безне канәгатьләндерә икән, сөенегез: сез командада!

Команда әгъзаларының исемлеге 25 декабрьдә игълан ителәчәк.

Тәрҗемәнең үз әдәби мөхәррире булачак, димәк, сыйфат гарантияләнә.

Ихтирам белән

Айдар Шәйхи,

potter.tatar мөхәррире