Исән калган сабый өчен!

Җил, күгелҗем-кара күк астында илаһи тынлыкта яткан Бүрекүз урамы өстеннән исеп, пөхтә итеп кистерелгән куакларны сыйпап үтте. Дөньяда барган серле һәм сәер хәлләр бу тыныч почмакны һәрчак урап узыр иде кебек. Һарри Поттер биләве эчендә боргаланып алды, әмма уянмады. Аның нәни куллары кырыйда яткан хатны кысты. Үзенчәлекле бала булуын да, даны бар дөньяга таралганын да, иртән-иртүк сөт шешәләрен чыгарырга дип ишекне ачкан миссис Дурсльнең ачыргаланып кычкыруын ишетеп уяначагын да, киләсе атналарда ике туган абыйсы Дадлиның аны гел төрткәлисен һәм чеметкәлисен дә белмичә йоклый иде ул. Сабый иң тәмле йокысында булганда, бөтен ил буенча яшерен мәҗлесләргә җыелган кешеләр бәйрәм бокалларын күтәреп, пышылдап кына бер-берсен котлый иделәр:

— Һарри Поттер — исән калган сабый өчен!

7 мысли о “Исән калган сабый өчен!

  • 05.08.2016 в 13:29
    Permalink

    Тәрҗемә шәп! Үзебез дә эшкә керешеп кисәк-кисәк тәрҗемәләр атып торырбыз әле монда. Вакыт булса)

    • 05.08.2016 в 20:30
      Permalink

      Зур рәхмәт! Бүгенгесе көндә 1-4 бүлекләр тәрҗемә ителгән, шуңа алга таба бергә барсак яхшы булыр.

      • 05.08.2016 в 22:05
        Permalink

        Димәк, 5нче бүлектән дәвам итәргә кирәк?

        • 05.08.2016 в 23:02
          Permalink

          Әйе

  • 05.08.2016 в 19:22
    Permalink

    Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы.
    Бүлек I.
    Исән калган сабый.

    Бүрекүз урамында яшәүче мистер һәм миссис Дөрсли, Аллага шөкер, горурланып үзләренең гап-гади кеше булуларын ачык сөйлиләр иде. Алардан ниндидер сәер яки серле хәлләргә элләккәннәрен күз алдына китерү мөмкин түгел. Чөнки андый юк-бар әйберләрне аларның җеннәре сөйми иде.
    Мистер Дөрсли бораулар чыгаручы “Гранниңз” ширкәтенең мөдире иде. Ул зур, симез кеше, муены бик күренмәсә дә, мыегы киресенчә мәһабәт, күзгә ташланып тора иде. Миссис Дөрсли сары чәчле һәм муены гади муеннардан ике тапкыр озынрак булган бер ханым иде. Бу хәл бик хуш, чөнки ул бик күп вакытын койма аша нәкъ шушы муенын сузып күршеләрен күзәтә иде. Аларның кечкенә Дадли исемле уллары бар иде һәм аларның фикеренчә дөньяда аннан да яхшырак малай табып булмый иде.
    Дөрслиләрнең җаннары ни тели, бары да булган кебек, әле бер серләре дә бар иде. Бу серне берәрсе чишүеннән бик куркалар иде алар. Кем дә булса Поттерлар турында белсә – эшләр харап! Миссис Поттер миссис Дөрслинең бертуган сеңлесе булса да, алар инде менә берничә ел күрешкәннәре юк. Чынлыкта, миссис Дөрсли бернинди дә сеңлесе юк кебек кылана иде, чөнки сеңлесенең һәм аның булдыксыз иренең яшәеш рәвешләре мөмкин булган кадәр Дөрслиләрчә түгел иде. Әгәр дә Поттерлар кинәт кенә Дөрсли гаиләсе яшәгән урамда пәйдә булсалар, күршеләренең ни әйтәчәкләре турында уйлап карарга да куркып торалар иде алар. Поттерларның да кечкенә уллары барлыгы билгеле иде, тик аны алар үз гомерләрендә бер тапкыр да күреп карамаганнар. Бу малай Поттерларны үз яннарына якын да китерергә теләмәүләренең тагын бер сәбәбе иде: янәсе Дадли ул малайдан ниләр генә өйрәнмәс тагын.

  • 27.04.2017 в 18:36
    Permalink

    Әгәр төзәтмәләрне кертеп булса, менә берничәсе:

    Исән калган сабый ХАКЫНА.

    Пөхтә итеп КЫРКЫЛГАН куаклар

    УЛ МУЕН АҢА БИК ТӘ ТУРЫ КИЛЕП ТОРГАН, чөнки ул бик күп вакытын … нәкъ шуны сузып…

    … Тик аны алар [ҮЗ] гомерләрендә бер тапкыр да КҮРГӘННӘРЕ БУЛМАГАН

    … тагын бер сәбәбе БАР иде

  • 27.04.2017 в 18:41
    Permalink

    «Сабый иң тәмле йокысында булганда»
    —>
    Сабый татлы йокыларына чумган чакта…

    — Исән калган сабый хакына.
    ———
    Иңглизчә дә «[выпить ЗА здоровье] Гарри Поттера»
    = To Harry Potter
    =ХАКЫНА

Извините, комментарии закрыты.